Һәркем яңа елга яңа бурычлар белән керә, ә менә прокуратура хезмәткәрләренең максатлары үзгәрешсез кала – законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау.
Әлеге юнәлешләрнең өстенлекле саналуы очраклы түгел. Мисал өчен, күптән түгел генә шәһәр прокуратурасы ятим һәм әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә кагылган законнарның үтәлүен тикшергән.
– Моңа әлеге категориягә кергән ике гражданның мөрәҗәгате сәбәп булды, – диде прокурорның өлкән ярдәмчесе Ирина Шувалова. Ул төрле юнәлешләр буенча: балигъ булмаганнар һәм яшьләр, хезмәт, пенсионерлар һәм инвалидлар турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә. – Тикшерү барышында безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 2020 елда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары нигезендә тиешле исемлеккә кертелүләре ачыкланды. Әмма аларны торак белән тәэмин итмәгәннәр. Нурлатлыларның торакка хокукларын яклау максатыннан шәһәр прокуратурасы Казанның Вахитов районы судына республика Мәгариф һәм фән министрлыгына ятимнәргә уңайлыклы торак бирүне йөкләү турындагы дәгъва гаризалары белән мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, дәгъва гаризалары каралган һәм канәгатьләндерелгән, ятимнәр Казанда торак алганнар. Нурлатлылар прокуратурага төрле проблемалар белән килә. Менә махсус хәрби операциядә катнашучы бер ир-егетнең әнисенең дә моның өчен җитди сәбәбе була: суд приставлары улының айлык түләүләре керә торган банк счетына арест салганнар. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Марат Нуруллин әйтүенчә, хатын-кызның суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итүе уңай нәтиҗә бирмәгән, улының счетыннан арест алынмаган. Шуннан соң ул прокуратурага мөрәҗәгать иткән.
– Тикшерү суд приставлары бүлеге эшендә башкарма производство турындагы закон бозуларны ачыклады. Суд приставының законсыз постановлениесенә прокуратура протест белдерде, ул каралды һәм канәгатьләндерелде, банк счетына салынган арест алынды, – диде прокурор ярдәмчесе. Шәһәр прокуратурасы дәүләт исеменнән суд утырышларында да катнаша.
– Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре 204 затка карата 196 җинаять эше буенча гаепләүне хупладылар, гражданнар өчен мөһим – ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, эшкә сәләтсез дип тану турындагы мәсьәләләр буенча 133 гражданлык эшен карауда катнаштылар, – диде шәһәр прокуроры Илнур Гаянов, каралган 453 мөрәҗәгатьнең һәр дүртенчесенең канәгатьләндерелүен билгеләп. ...Болар прокуратурага йөкләнгән вазыйфаларның бик аз өлеше генә әле. Һәм аның хезмәткәрләре, законга хезмәт итеп, үз бурычларын уңышлы башкарып баралар.
2023 елда Нурлат шәһәре прокуратурасы вазифаи затлар, оешмапредприятиеләр тарафыннан кылынган 1314 закон бозу очрагын ачыклаган. Аларны бетерү максатыннан, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, судларга 38 дәгъва юлланган, 68 вазифаи зат – административ, 129ы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.