Нурлатның "Мирас" яшьләр (яшүсмерләр) клубында шахмат турниры узачак

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Турнир 2024 елның 27 гыйнварында узачак.

Ярышларда өч кешедән торган гаилә командалары катнашачак: гаиләнең иң өлкән вәкиле – 60 яшьтән өлкәнрәк бабай яки 55 яшьтән өлкәнрәк әби,  берсе ата – ана – әти яки әни, 1 бала-14 яшькә кадәрге малай яки кыз (2009-2010) районда даими яшәүче. Гариза биргәндә туганлык бәйләнешләрен раслаучы документлар теркәлә.

Турнир Нурлат муниципаль районының «Мирас» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы"нда А.К. Самаренкин исемендәге урам 4/1 нче йорт адресы буенча урнашкан муниципаль бюджет учреждениесендә үткәрелә.

Катнашучыларны теркәү һәм жирәбә салу 2024 елның 27 гыйнварында сәгать 9.30дан 9.50 сәгатькә кадәр уздырыла.

Беренче тур сәгать 10.00да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International