Татарстандагы трассаларда һава торышы начар булу сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк автомобильләре хәрәкәте Татарстандагы федераль трассаларда һава торышы начар булу сәбәпле вакытлыча чикләнә.

Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы 15.00 сәгатьтән кертелде.

"Волга-Вятскуправтодор" Федераль автомобиль юллары идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, түбәндәге трассаларда чикләүләр кертелгән:

• М7 Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород -  Казан - Уфа

• М7, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә бару юлы

• М7, Кировка бару юлы

• Р241, Казан-Буа-Ульяновск

• Р239 Казан - Ырымбур - Акбүләк - Казахстан Республикасы белән чиккә кадәр

• Р239, аэропортка бару  юлы

• А295 Йошкар-Ола-Яшел Үзән - М7 “Волга" автомобиль юлы

• А151 Цивильск – Ульяновск юлы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International