Бүген Нурлатта Яңа елда беренче тапкыр Нурлат районы Иҗтимагый Советы утырышы узды.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән, шуларның берсе-Советның яңа составын формалаштыру һәм раслау мәсьәләсе.
Флюра Морзаханова кабат бертавыштан Совет рәисе итеп сайланды, аның урынбасары итеп Евгения Казанкина, җаваплы сәркатибе итеп Джулия Илдиярова билгеләнде.
Утырышта шулай ук 2024 елның февраль башына планлаштырылган иҗтимагый оешмалар фестивален үткәрү концепциясе турында фикер алыштылар.