Ул 2024 елның 17 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм сыйфатын арттыру максатыннан идарәдә һәм республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында Нурлат шәһәре,Мәктәп урамы, 10нчы йорт адресы буенча яки 2-08-83, 2-19-71 телефоннары буенча теләгән һәркемгә консультация бирәчәкләр.
«Ачык ишекләр» бердәм көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-канунны бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!
Сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультациядә көтәләр!