2024 елның 10-15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24° булган аномаль-салкын һава торышы сакланачак, бу нормадан 9-15° түбәнрәк.
Бу чорда һаваның минималь температурасы нигездә -23..-28° тәшкил итәчәк, 11 гыйнварда урыны белән -33° кадәр, көндез максималь температура -16..- 21° көтелә.
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" ФДБУ