6 гыйнварда "Күңелле ноталар" түгәрәге укучылары өчен төрле конкурслардан торган "Кышкы әкиятнең каникуллары булмый" конкурс-уен программасы оештырылды. Балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, кар бөртекләрен кисеп алдылар, тизлек өчен «Мәңгелек» сүзен җыйдылар. Рәсемнәр конкурсында балалар кар кешесен кем яхшырак сурәтли, дип ярыштылар. Һәм, әлбәттә, балаларның Яңа ел җырларын башкаруларыннан башка да булмады