Иртәгә Нурлатта аномаль салкын һава торышы көтелә

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

2024 елның 7 гыйнварында 18 сәгатьтән алып 8 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр Көнбатыш Кама аръягы территориясендә төнлә температураның 31 градуска кадәр төшүе фаразлана.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, иртәгә, 8 гыйнварда, аязучан болытлы булачак. Күбесенчә явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 3-8м/с. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -26..-28, аязганда-31гә кадәр.

 Көндез һаваның максималь температурасы -19..-22˚. Юлларда бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International