Үзәк мәйданда «Раштуа яктысы» дип исемләнгән театральләштерелгән тамашасы бара. «Театр» скверы сәхнәсендә Нурлат районы артистлары башкаруында концерт гөрли. Яңа ел җырлары ерактан ук нурлатлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә чакырды. Монда ук күңелле конкурслар, биюләр һәм актив уеннар белән балалар өчен күңел ачу программасы оештырылган. Чарада катнашучылар үз белемнәрен тикшерделәр: Раштуа темасына табышмаклар чиштеләр һәм дөрес җавап өчен тәм-томнар алдылар. Салкын һава торышына карамастан, якты Раштуа бәйрәмендә нурлатлылар өйдә утырып калмаганнар һәм зур теләк белән йөрешләргә кушылганнар. Килүчеләр дә күп иде. Мәсәлән, Марина Аксенова улы һәм ике оныгы белән Самара өлкәсенең Максимкино авылыннан килгән. "Без ел саен Раштуа бәйрәменә Нурлатка киләбез, чөнки беләбез: монда матур бәйрәм чарасы һәм күңел ачу булачак. Бәйрәмне без һәрвакыт бөтен гаилә белән билгеләп үтәбез, бу көнне безнең өстәлдә – раштуа казы», – дип уртаклашты ул. Монда Кыш бабай һәм Кар Кызы белән җитезлектә ярышырга мөмкин иде. Әмма кар таулары һәм уен конструкцияләре дә буш тормады. Сәүдә ноктасы эшли, анда кайнар чәй белән җылынырга һәм йөрешләргә кушылырга мөмкин.