Ярышларда өч хатын-кыз командасы катнашты. 2нче мәктәптә физик культура һәм ОБЖ укытучысы Эмиль Галләмов җитәкчелегендә быелгы укучылар һәм төрле елларны тәмамлаучылар арасында баскетбол буенча турнирлар уздыру яхшы традициягә әверелде. Кышкы каникуллар - моның өчен иң яхшы вакыт. Быел очрашу сигезенче тапкыр узды. Мәктәпнең хатын-кызлар җыелма командасы әгъзалары, шулай ук 2019- 2020 һәм 2016-2017 елгы чыгарылыш укучылары җитезлек һәм төгәллелектә ярыштылар. "Мәктәптә инде озак еллар баскетбол секциясе эшли. Монда укучылар уеннарда үз осталыкларын камилләштерү белән генә чикләнмиләр, ә берләшәләр дә. Шуңа күрә уку йортын тәмамлаганнан соң да элемтәләрен югалтмыйлар һәм елына бер тапкыр баскетбол аренасында очрашалар. Күпләр хәзер укыган яки эшләгән төрле шәһәрләрдән – Самара, Казан, Әлмәт, Яр Чаллыдан махсус кайталар. Кагыйдә буларак, бу очрашулар бик эмоциональ һәм күңелле уза», – дип уртаклашты Эмиль Галләмов. Матчлар арасындагы турнир вакытында уенчылар һәм җанатарлар арасында штраф һәм 3 очколы ыргытулар конкурслары оештырыла. Турнир дусларча очрашу форматында узса да, җиңүчеләрне барыбер билгелиләр: 1 урынны 2016-2017 елларны тәмамлаган Старички командасы ала. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, 2019-2020 елларны тәмамлаучылар икенче урынга лаек булдылар. Ә мәктәпнең җыелма командасы өчен уен күнекмәләрне камилләштерү һәм тәҗрибә үзләштерү өчен мәйданчык булды. Турнирдан соң барлык катнашучылар чәй өстәле артына җыелдылар һәм вакытны күңел сөйләшүләр артында үткәрделәр