Биредә «Күңелле кыш» уен программасы узды. Ул яшь нурлатлыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ошады. Балалар да, өлкәннәр дә спорт уеннарына, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган күңел ачу биремнәрендә актив катнаштылар. Урамда салкын булса да, ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар яшь нурлатлыларга зур шатлык һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерде. Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр өләштеләр