"Кормыш" ТОСы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыя

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Бу - соңгы ике елда әфганчылар, Көньяк-Көнбатыш микрорайоннары һәм Кормыш бистәсе халкы ярдәме белән оештырылган чираттагы хәйрия акциясе. Алар сугышчыларның көнкүрешендә кирәкле әйберләрне һәм медикаментларны җыеп кына калмыйлар, ә йөрәк җылысын да салалар, мәсәлән, узган кыш хатын-кызлар бергәләп 130 пар оекбаш бәйләгәннәр. Солдат мичләре өчен газ баллоннары җыюда да читтә калмаганнар. "Яңа елны игелекле эшләрдән башлыйбыз - 8нче «Кормыш»  ТОСы территориясендә яшәүче халык данлы традицияне дәвам итте. 4 гыйнварда «Грани» үзәгендә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм җыю пункты эшләде. ТОС халкы бу юлы да яхшы тәртипне актив рәвештә хуплады: юрганнар, пледлар, урын-җир япмалары, оекбашлар бәйләгәннәр, гигиена әйберләре, дарулар, бал запасы әзерлиләр. Шәһәрнең 4нче мәктәбе укучылары да читтә калмаган. Алар бүләккә тәм-томнар, гигиена әйберләре алып килделәр. Бүләк белән килгән һәркем сугышчыларыбызга сәламәтлек, уңышлар һәм җиңү белән тиз арада өйләренә әйләнеп  кайтуларын теләде. Без барлык әйберләрне җыйнап, Халыклар дуслыгы йортында урнашкан гуманитар ярдәм җыюның төп пунктына алып киттек. Тиздән йөк төялгән машиналар махсус хәрби операция уздырылу зонасына китәчәк”, - дип уртаклашты 8нче номерлы “Кормыш" ТОСы рәисе Равза Ханеня. "Кормыш" ТОСы гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. Иртәгә, 8 гыйнварда, «Грани» үзәге 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Биредә җылы кием, салкын тиюгә каршы дарулар, юрганнар, урын-җир кирәк-яраклары, оекбашлар, эчке кием, гигиена әйберләре, окоп шәмнәре ясау өчен банкалар, эчке кием тегү өчен тукыма калдыклары кабул ителә. Пунктка керү урыны волейбол мәйданчыгы ягыннан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International