Яшь нурлатлылар “Кышкы күңел ачулар”да бик теләп катнашалар

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Балалар өчен чираттагы күңел ачу уен программасы Шашин исемендәге паркта узды. Аны «Мәдәният үсеше үзәге» оешмасы хезмәткәрләре оештырды. Һава торышының бик салкын булуына карамастан, балалар кызыклы һәм күңелле күңел ачу уеннарына актив кушылдылар. Алар музыка астында Кыш Бабай һәм әкият персонажлары белән әйлән-бәйлән уйнады, биеде, «Кар бәрешү»дә, сикерүдә ярыштылар, эстафетада катнаштылар. Иң күңеллесе: Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International