"Кояшкай" дан Кыш бабай шәһәр үзәгендә яшь нурлатлыларныд кәефен күтәрде

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Бүген "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре шәһәр үзәгендә "Кышкы күңел ачулар" спорт-күңел ачу чарасы оештырды. Ул "Гаилә" скверында узды.

Балалар эстафеталарда актив катнаштылар, җитезлек һәм тапкырлык буенча биремнәр үтәделәр, кышкы тематикага табышмаклар чиштеләр. Чарада күңелле һәм дус атмосфера хөкем сөрде. Барлык сабыйлар да канәгать калды.

"Кышын ачык һавада хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачулар балаларга зур шатлык бирә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә", – дип билгеләп үтте мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International