Яшь нурлатлылар мини-футбол буенча ярышларда катнашты

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Яңа ел каникуллары вакытында Нурлат спорт учреждениеләре буш тормый, аларда көн саен төрле чаралар уза.

Бүген «Туп» ябык футбол манежында якташыбыз, атказанган спорт мастеры Хөсәенов Галимҗан Сәлих улы истәлегенә ярышлар узды.

Аларда 3 яшь категориясендә: 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк һәм 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International