Җирле мәдәният йорты мөдире Фәридә Мәҗит кызы бу авыр вакытта Ватан мәнфәгатьләрен саклаучы мобилизацияләнгән якташлары өчен аеруча борчыла. Ул һәрвакыт сугышчылар файдасына үз өлешен кертергә тырыша.
Менә бүген дә Фәйзуллиннар сарык итен солдатлар өчен ризык әзерләүче Нурлат волонтерларына тапшырдылар.
"Без солдатларыбызны ярдәмсез һәм игътибарсыз калдырмаган ваемсыз булмаган район халкына рәхмәтле. Бүген Фәйзуллиннар безгә 60 килограмм сарык ите китерделәр, бу 20 мең сумнан артык», – дип рәхмәтен белдерде «Сугышчан туганлык» вәкилләре.