Нурлатта «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре «Караңгыда яхшы күрен!» акциясен уздырды

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Нурлатлыларга алар яктылык кайтаручы элементлар тараттылар.

Нурлатта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова «Балык-фест» фестивале барышында нурлатлыларга яктылык кайтаручы элементлар, балалар китаплары һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен башка файдалы әйберләр таратты. Ул шулай ук нурлатлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте.

"Кыш үз төзәтмәләрен кертә, юлда мөмкин кадәр игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Үзең турында гына түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары турында да уйларга кирәк», – дип билгеләп үтте Гөлфия Харисовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International