5 гыйнварда "Гаилә" скверында үзәк китапханә хезмәткәрләре яшь нурлатлылар өчен «Яңа ел эзләре буйлап» дигән квест-уен үткәрде.
“Квест үткәрү өчен Яңа ел бәйрәмнәреннән дә уңайлырак чорны уйлап чыгарып булмыйдыр", – дигән девиз белән китапханәчеләр яшь шәһәрлеләрне чарага чакырды. Биредә балаларны төрле интерактив мәйданчыкларда кызыклы биремнәр көтә иде.
Балаларга логик мәсьәләләрне уен формасында хәл итү, кечкенә маҗараларда катнашу бик ошады.