Авылдашлар җыелып махсус операциядә катнашучылар өчен җылы бәйләнгән әйберләр әзерләгәннәр.
Аларны «Игелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Валентина Клявлин аша тапшыралар. Җирле кул осталары хәрәкәт штабына берничә бәйләнгән төргәк оекбашлар һәм пирчәткәләр, шулай ук балалар өчен күчтәнәч тә алып килгәннәр.
Илюткинлылар сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюга беренче тапкыр гына кушылмый, алар финанс яктан да, кирәкле әйберләр, азык-төлек белән дә ярдәм итәләр.