«Кондырча» ландшафт паркында Нурлат балыкчылары фестивале узды

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

Бүген "Кондырча" паркы яңадан кунаклар җыйды. Салкын булуга да карамастан, балыкчылар бәйрәменә нурлатлылар күп килде. Яңа ел бәйрәм көннәрендә бу фестивальне уздыру традициягә әверелде, ул дүртенче тапкыр уза һәм төрле яшьтәге кешеләрдә күбрәк кызыксыну уята. Оештыручылар кызыклы бай программа әзерләделәр, Балык тоту белән беррәттән малайлар кышкы футбол уйнадылар, өлкәннәр дә, балалар да чаңгы узышларында ярыштылар, тау шудылар, теләүчеләр концерт программасын карадылар, күңелле дәртле музыкага биеделәр. Матур итеп бизәлгән палаткаларда авыл җирлекләре вәкилләре кунакларга кайнар коймаклар, шашлыклар, чәй һәм күп төрле сыйлар тәкъдим иттеләр.

Төп герой – балыкчылар ярышлар тәмамланганнан соң балыкчының өе янында оештыручылар әзерләгән балык шулпасы һәм кайнар пылауны рәхәтләнеп татып карады.

Төрле конкурслар һәм күңелле кышкы ярышлар нәтиҗәләре буенча бүләкләр һәм дипломнар алу өчен катнашучылар сәхнәгә күтәрелделәр. Балыкчыларны берничә номинациядә билгеләп үттеләр: “Беренче балыкны тотучы”, “Фестивальнең иң яшь катнашучысы”, “Иң өлкән балыкчы”, “Балыкчы хатын – кыз". «Ерткыч балыкны тотучы» һәм «Вак балыкны тотучы» номинацияләрендә иң нәтиҗәлеләре Радик Галиев һәм Ирек Йосыпов булды. Бәкене тиз бораулау бик кызыклы булды, анда Радик Галиев җиңде, ул КФХ ярышлары спонсоры Н.В. Хуриннан бүләккә бозау алды. 2 һәм 3 урыннарны алган Артем Кустоватов һәм Андрей Совковка 50 һәм 100 литр сөт тапшырдылар.

Үзенең сәламләү сүзендә район Башлыгы Дамир Ишкинеев фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга матур бәйрәмнәре өчен рәхмәт белдерде, яңа елда барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International