«Хөрмәтле Александр Яковлевич, сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм җан тынычлыклы гомер телибез. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибары һәм ихтирамында озак еллар бәхетле тормыш кичерергә язсын», – дип теләкләрен белдерде Оксана Генадиевна.
Александр Яковлевичның иңнәрендә бәхетле мизгелләр һәм кыенлыклар булган вакыйгаларга бай тормыш юлы. Ул Нурлат шикәр заводы төзелешендә актив катнаша һәм пенсиягә чыкканчы күп еллар шунда эшли.