Яшь нурлатлылар кышкы каникулларын күңелле үткәрәләр

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

Мәсәлән, «Театр» скверында «Кышкы күңел ачулар» спорт чарасы узды. «Чык тамчысы» балалар бакчасы хезмәткәрләре төрле конкурслар һәм эстафеталар оештырды, анда балаларга тизлек, җитезлек һәм чыдамлык буенча ярышырга туры килде.

Балалар өчен күңел ачу программасын «Бал корты» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә үткәрде. Яңа ел күңелле стартларында балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты.

«Спорт» паркында «Кыш бабайда кунакта» кышкы ял уеннары узды. «Балалар үсеше үзәге – балалар бакчасы» учреждениесе хезмәткәрләре күңелле уеннардан соң катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International