Яшь нурлатлылар “Карлы сукмаклар буйлап“ йөрделәр

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балалар һәм ата-аналар "Гаилә" скверында кар бәрешеп уйнады, тоннельләр буйлап йөрделәр, табышмаклар да чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Моннан тыш, программада күңелле эстафета, карда эзләр табу һәм аркан тарту кертелгән иде. Уеннар, дәртле музыка конкурслары катнашучыларга күтәренкелек һәм оптимизм бирде. Ә китапханәчеләр әзерләгән татлы күчтәнәчләр һәммәсенең күңеленә хуш килде. Олылар балаларга ныклы баһадирлар  сәламәтлеге, яхшы укуларын һәм каникулларын онытылмаслык итеп уздыруларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International