Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтү игълан ителде

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 4-9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы көтелә.

Көнлек уртача һава температурасы -18..-25° тәшкил итәчәк, бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк.

4 гыйнварда төнлә һәм көндез һава температурасы -18..-23° тәшкил итәчәк, республиканың көнчыгышында -11..-16°.

5-6 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28°га кадәр төшәчәк, 6 гыйнварда урыны белән -34°, көндез -18..-24° булуы көтелә.

7-9 гыйнварда, алдан фаразлау буенча, төнлә -19..-24°, урыны белән аязганда -30°, көндез -13..-18° булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International