Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:
4 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
төнлә, иртән көчле кар; буран; кар яуганда күз күреме начарлану, буран чыкканда 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак булу, вакыты-вакыты белән 500 метр һәм аннан да азрак булуы көтелә;
- тәүлек дәвамында кар явачак һәм юлларда бозлавык булачак.