Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллин туган көнен билгеләп үтә

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Ветеран үзенең 99 яшьлек юбилеен туганнары һәм якыннары арасында күтәренке рух белән каршы ала. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран элеккечә актив, үткән елларның барлык даталарын һәм вакыйгаларын бик яхшы хәтерли һәм кунаклар килүенә бик шатлана.

Чулпан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән Нурлат районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Линар Маняпов котлады.

"Сезгә, Каим Сәмигуллович, ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим. Сез безнең өчен батырлык һәм каһарманлык, Ватанны ярату, тормыш зирәклеге үрнәге. Сез сугышның барлык авырлыкларын кичердегез, сугыштан соңгы елларда районыбыз файдасына күп хезмәт куйдыгыз», – диде Линар Нурисламович, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырып.

Котлауларга Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов та кушылды.

“Туган көнемдә шундый истәлекле бүләкләр һәм җылы котлау сүзләре кабул итү бик күңелле", – дип рәхмәт белдерде район Башлыгы урынбасарына Каим Сәмигулла улы. Чәй өстәле артында ветеран үзенең сугыш юлы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Сугышка аны 1943 елда алалар. Орел-Курск дугасында авыр бәрелешләрдә катнаша, Брянск фронтында Карачаев укчы дивизиясе составында сугыша, Брянскны алу вакытында авыр яралана һәм аягын югалта. 1944 елда туган ягына кайта һәм күп еллар дәвамында төрле вазыйфаларда эшли.

99 яшьлек юбилеен ул күтәренке кәефтә каршы ала, район, республика һәм ил яңалыкларын газеталар һәм телевидение аша күзәтеп бара, тарих белән кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International