Ел дәвамында Егоркино, Тимерлек, Якушкино мәктәп укучылары һәм укытучылары махсус операция сугышчылары өчен яшелчәләр әзерләделәр, ит сатып алу өчен акча җыйдылар.
Яңа ел алдыннан «Җиңү өчен тәм-томнар» хәрәкәте волонтерлары үзләренең «ярдәмчеләренә» рәхмәт белдерергә һәм аларны бәйрәм белән котларга булдылар. Кондитер Әлфина Әләкимова ике атна дәвамында алар өчен прәннекләр пешереп бизәгән. Егоркинога 73 данә, Тимерлеккә -27 данә, Якушкинога -120 данә прәннек җибәрелгән.
Бу бүләк балаларга бик ошаган, һәм алар үзләренә «Тынычлык күгәрчене» прәннекләрен ясау буенча мастер-класс үткәрүне дә сораганнар.