Яңа ел интервьюсында район Башлыгы Дамир Ишкинеев 2023 елга йомгак ясады

2023 елның 31 декабре, якшәмбе

Күпсанлы вакыйгалар, нурлатлыларның нәтиҗәле эшчәнлеге белән билгеләнгән тагын бер ел ахырына якынлашты.

Әлбәттә инде, һәр 2023 ел һәркемнең хәтеренә мөһим вакыйгалар, шатлыклы җиңүләр, бәхетле мизгелләр белән кереп калачак. Бу чорда без нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә бурычлар билгелибез. 2023 ел районыбыз өчен нинди булды?  Бу хакта без Яңа ел алдыннан Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев белән әңгәмә кордык.

- Дамир Азатович, узып баручы елда районда мөһим сәяси вакыйгалар булды. Сез районыбыз халкының гражданлык активлыгын ничек бәялисез?

- Үтеп баручы  ел һәм шәхсән минем өчен яңа, сәяси вакыйга белән билгеләнде: район Советы депутатлары район башлыгы вазыйфасына минем кандидатура өчен бердәм тавыш бирделәр. Шуны ассызыклап үтәсем килә, нурлатлылар барлык сәяси чараларда да үз тормыш позицияләрен,  сәяси аңлылыкларын лаеклы дәрәҗәдә күрсәтәләр. Бу җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирүләр, шәһәр Советы депутатларын сайлаулар процедураларында да чагылыш тапты.

- Гомумән алганда, агымдагы ел һәркем өчен сынау, ныклыкны сынау елы булды…

 

- Һәм ул безне чыныктырды. Беренчедән, нурлатлылар үзләрен Ватаныбызның чын патриотлары итеп күрсәттеләр: бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 280 якташыбыз хезмәт итә, шуларның 117се контракт хезмәтендә. Алар хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык үрнәге күрсәтәләр, күпләре дәүләт һәм хәрби бүләкләргә ия. Бүген безнең бурыч – якыннарына һәрьяклап ярдәм итү, барлык ярдәм чаралары белән тәэмин итү. Кызганычка каршы, югалтулар да булды. Һәм без геройларыбызның исемнәрен мәңге йөрәкләребездә сакларбыз. Икенчедән, безнең волонтерлар зур хөрмәткә лаек, алар үз сафларына риясызлык үрнәге белән күбрәк нурлатлыларны җәлеп итә. Җиңү безнең якта булыр дип ышанам.

- Дамир Азатович, үтеп баручы елны Сез ничек бәялисез?

-2023 елның соңгы көннәрендә шуны әйтә алам, ел икътисадның күпчелек тармаклары өчен уңышлы булды. Сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес тотрыклы эшләде. Районның эчке территориаль продуктының төп өлешен нефть чыгаручыпредприятиеләр формалаштыра. Алар тарафыннан 5,8 миллион тонна нефть табылды, аның 2,5 миллион тоннасы - районыбыз территориясендә.

- Авыл хуҗалыгы әйдәп баручы тармакларның берсе…

- Әйе, районның социаль-икътисади хәле, нигездә, авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле. Районда 77 крестьян-фермерлык, 12 мең шәхси ярдәмче хуҗалык үз эшчәнлеген уңышлы алып бара. Авыл хезмәтчәннәренең уңышларында дәүләт ярдәме дә чагылыш таба дип уйлыйм: быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре - 188,8 миллион, крестьян-фермерлык хуҗалыклары - 10 миллион сум, шәхси ярдәмче хуҗалыклар 23,9 миллион сум күләмендә ярдәм алды.

Авыл хуҗалыгы җитештерүенең күләме көтелгән күрсәткечләр буенча 4,3 миллиард сум тәшкил итте. Районыбыз аграрийлары үзләренең хезмәт сөючәнлекләре белән данлыклы. Быел да чәчү кампаниясен алар республикада лидерлар арасында төгәлләделәр, урып-җыюга да беренчеләрдән булып керештеләр. Коры һава торышы саклану һәм яңгырлар булмауга карамастан, урып-җыюны республика күрсәткеченнән югарырак уртача уңыш белән тәмамладык. Терлекчелек өлкәсендә дә уңышларыбыз бар. Агымдагы елда савым узган елга карата 105 процент тәшкил итте.

- Районда ел саен төзелеш, капиталь ремонт буенча масштаблы эшләр алып барыла. Быелгы ел да искәрмә булмады…

- Һәм бу җәһәттән, әлбәттә инде, безгә гамәлдәге республика программалары, федераль, илкүләм проектлар, «Татнефть» грантлары зур терәк булып тора. 28 республика программасы кысаларында Чуваш Тимерлегендә фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Чулпан участок хастаханәсе, Яңа Әлмәт һәм шикәрчеләр микрорайонындагы табиблык амбулаторияләре, 6 авылдагы фельдшер-акушерлык пунктлары, район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсенә  капиталь ремонт ясалды. Егоркино, Яңа Иглай мәктәпләре, шәһәрнең кайбер мәгариф учреждениеләренең азык-төлек блоклары, хәрби комиссариат, яшүсмерләр клубы, урман хуҗалыгы, күпфункцияле үзәк, «Гармония» комплекслы үзәге биналары капиталь ремонтланды. Үтеп баручы елда капиталь ремонт хисабына 10 күпфатирлы йорт яңартылды.

- Шәһәр һәм авыллар халкы уңайлы мохит формалаштыруга зур игътибар бирелүен билгеләп үтәләр…

- Әлбәттә, бу хәл сөендерә. Эшләрнең өченче чираты кысаларында “Кондырча” ландшафт паркын төзекләндерү дәвам иттерелде, Кариев урамындагы яңа бульвар да шәһәргә үзгә ямь биреп тора. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында быел 17 ишегалды территориясе яңартылды. Һәм мондый матур үзгәрешләрнең шәһәрдә генә түгел, авылларда да тормышка ашырылуы сөендерә. Аларда да зур эш алып барыла: юллар тәртипкә китерелә, Кычытканлы һәм Киекле авылларында парклар төзекләндерелде. Болардан тыш, Кизләү мәктәбендә җылыту казаннары алыштырылды, ә Бутаихада яңа суүткәрү системасы салынды, 15 торак пунктта урам утлары торгызылды. Үзара салым программасы кысаларында быел торак пунктларда 104,2 миллион сумлык эшләр башкарылды. Авыллар халкы «Татнефть» грантлар бәйгесендә дә актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Шуның аркасында аларның территорияләрендә балалар мәйданчыклары барлыкка килә, суүткәрү челтәрләре реконструкцияләнә, мәсәлән, Түбән Чаллыда, ә Үрнәк чишмәсенә зур реконструкция ясалды. Сүз уңаеннан, шәһәр Мәдәният сарае нефтьчеләр ярдәмендә капиталь ремонтланды.

- Юллар, тротуарлар – һәрчак авыр тема. 2023 елда эш  күләме кимемәдеме?

 

- Юл эшләре ел әйләнәсе барыла дип әйтергә була. Шәһәрдә чокыр ремонты гына да быел 11 миллион сумнан артыграк суммага ясалган, ә төбәк әһәмиятендәге юлларны һәм күпер корылмаларын карап тоту буенча эшләр күләме 228 миллион сумнан артып китте. Юл эшләрен алып бару өчен программаларның булуы сөендерә. Шәһәрнең төрле микрорайоннары урамнарында тротуарлар салдык, мондый эшләрне өстәмә финанслау хисабына да башкара алдык, кайбер авылларда күчмә типтагы юл катламы  да алыштырылды.

- Дамир Азатович, шундый күләмле эшләр белән беррәттән мәгариф учреждениеләрен җиһазлау буенча да максатчан эш алып барыла бит әле…

- Әлеге максаттан мәгариф системасын инфраструктур үстерү буенча программалар гамәлгә ашырыла. Әйтик, быел шәһәрнең 3нче мәктәбе 6 миллион сумлык «Татнефть» гранты хисабына информатика кабинетын җиһазлады, ә «Кояшкай» балалар бакчасы, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты җиңүчесе булып, 500 мең сумга цифрлы җайланмалар сатып алды. Егоркино һәм Яңа Иглай мәктәпләрендә фәнни-табигый юнәлештәге «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылды. Гомумән, башка мәктәпләр дә, балалар бакчалары да төрле конкурсларда һәм программаларда актив катнашалар, бу аларның матди-техник базасын ныгытырга мөмкинлек бирә.

- Бу балаларның уңышларында чагылыш табамы, ничек уйлыйсыз?

– Әлбәттә. Белем бирү сыйфаты арта. Мәсәлән, гимназия укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиада призерлары һәм физикадан «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчеләре булдылар. Аграр техникум студенты «Абилимпикс-2023» Илкүләм чемпионатында алтын медаль яулады. Спорт, иҗат юнәлешендә дә казанышлар шактый. Бездә сәләтле балалар күп. Алар - безнең киләчәгебез. Һәм бу планда без, әлбәттә инде, укытучыларга, педагогларга рәхмәтлебез.

- Алар өчен ел үзгә билге астында да үтте бит әле…

- Әйе, Россиядә педагог һәм остаз елында һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашулары укытучыларның потенциалын үстерүнең актив формаларыннан берсе булды. Алар «Россиянең ел укытучысы-2023» конкурсының республика этабы финалистлары, Бөтенроссия конкурслары призерлары, грант конкурслары җиңүчеләре булдылар.

- Дамир Азатович, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы да ахырына якынлашты.

- Республикада 175 милләт вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яши, ә безнең районда – 17 милләт халкы яши. Районыбызда милләтара татулык дистәләгән еллар дәвамында яшәп килә һәм без аның кадерен беләбез. Районда 8 милли-мәдәни берләшмә һәм 58 дини оешма уңышлы эшчәнлек алып бара. Алар туган телне, традицияләр һәм  гореф-гадәтләрне үстерү өчен зур тырышлык куялар. Моның өчен мөмкинлекләребез күп һәм без аның белән горурланабыз.

- Узып баручы елның иң истәлекле вакыйгасы дип кайсы вакыйганы атар идегез?

-«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларындагы «Чиста су» федераль проекты ярдәмендә шәһәр халкын сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итүдер, мөгаен. Моңа күп көч һәм ресурслар керде. Иң мөһиме-бу юнәлештә эш дәвам итәчәк: яңа суүткәрү системасына авыллар да тоташа алачак.

- Яңа 2024 елга нинди планнар белән керәсез?

- Җиңү килер һәм тынычлык урнашыр дигән зур өметләр белән. Әлегә исә без махсус хәрби операцияддә катнашучы якташларыбызга моңарчы ничек ярдәм иткән булсак, алга таба да шулай ук булышачакбыз. Киләчәктә дә  тормыш сыйфатын яхшыртуга, уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән барлык программаларда һәм проектларда актив катнашырбыз дип ышанып калам. Йортлар, социаль-мәдәни, спорт объектлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар төзү, капиталь ремонтлау эше дә дәвам иттереләчәк.

- Якташларга нинди теләкләрегез бар?

- Һәркем сәламәт булсын, тынычлык урнашсын һәм илебез сагында торучылар өйләренә, гаиләләренә, хезмәт коллективларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Бу Яңа ел безнең җиңүгә булган ышанычыбызны тагын да ныгытсын. Яңа ел котлы булсын!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә һәм сезнең командагызга яңа 2024 елда уңышлар гына юлдаш булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International