Дамир Ишкинеев Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

2023 елның 30 декабре, шимбә

Кадерле райондашлар! Сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Яраткан бәйрәмебезне без яхшы өметләр һәм шатлыклы хисләр белән каршы алабыз, үткән елның якты вакыйгаларын искә төшерәбез һәм киләчәккә планнар корабыз. Оптимизм өчен безнең барлык нигезләребез бар-узып баручы елда без район һәм шәһәрне үстерүгә, нурлатлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет проектларны гамәлгә куя һәм тормышка ашыра алдык! Һәм киләчәктә без ирешкәннәребезне ныгытырга гына түгел, ә һәрберебезнең тормышын уңайлырак итәр өчен бирелгән курсны дәвам итәргә тиешбез. Чөнки моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Районыбызда булдырылган һәм сакланган иң яхшы казанышыбыз-биредә яшәүчеләрнең бердәм эшләве, төрле һөнәр ияләренең намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Киләсе ел сезнең иң кадерле хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа казанышлар алып килсен һәм күбрәк якты һәм бәхетле көннәр, тыныч күк йөзе бүләк итсен! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, тотрыклылык һәм туган районыбыз файдасына алга таба нәтиҗәле эшләү өчен яңа көч һәм рух телим! Яңа ел котлы булсын!

Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International