Рөстәм Миңнеханов яшь нурлатлының Яңа ел хыялын тормышка ашырды

2023 елның 29 декабре, җомга

Малай «Теләкләр чыршысы»на открытка җибәргән, анда велосипед турында хыяллануын язган.

Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» ирекле акциясендә катнашып, Яңа ел чыршысыннан Илья открыткасын алган.

Бүген республика Рәисенең бүләген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды. Бүләк тапшырганда, Дамир Азатович Ильяга яхшы укуын, уңышлар, сәламәтлек теләде, шулай ук велосипедчылар, юл хәрәкәтендә катнашучылар кебек үк, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиешлеген искәртте.

"Мин открытканы әнием белән бергә яздым, дөресен генә әйткәндә, һәм ул тормышка ашыр дип өметләнмәдем дә. Могҗизалар була һәм Яңа ел хыяллары чынга аша икән», – дип уртаклашты Илья Сордионов. Ә яңа велосипедында ул шунда ук, мәдәният сарае фойесында йөреп тә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International