Киекле мәктәбенең 11 сыйныф укучылары география укытучысы Зәлия Галәветдинова җитәкчелегендә «Экология-һәркем эше» III Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясендә катнаштылар. Конкурста катнашу өчен укучылар видеоролик төшерделәр, анда бу юнәлештә актив эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Нәтиҗәдә, аларның эше «Экомәктәп» номинациясендә махсус премиягә лаек була.
Җиңү өчен бүләкләр – диплом һәм ноутбук Казанда узган тантаналы чарада тапшырылды. Конкурста Татарстан Республикасыннан 46 катнашучы җиңде