Бүген Казанда «Ышаныч һәм иминлек» ХХІ республика массакүләм-мәгълүмат чаралары конкурсы призерларын бүләкләү булды.
Нурлат телевидениесе, газетасы һәм радиосы журналистлары да бүләкләргә лаек булды. «Нурлат-ТВ» корреспонденты Айгөл Сергеева «Юлларны саклагыз» номинациясендә 3урынны алды. «Нур радио» директоры Алсу Усманова берьюлы ике бүләккә лаек булды: «Социаль ролик» номинациясендә 1 урын һәм «Юл сакчысы» номинациясендә - 2 урын.
Районның «Дуслык» газетасы хәбәрчесе Ләйсән Галиева конкурста актив катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова ТР ММЧ белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт хаты алды.
“БДД” ДБУ башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының республика массакүләм-мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хатын алды.