Бу юлы өйләренә барып өлкән буын кешеләрен дәүләт хезмәтләре порталында эшләргә өйрәтү үткәрелде.
Яннарына утырып барысын да җентекләп аңлатканнан соң өлкәннәргә дәүләт хезмәтләреннән файдалану чыннан да авыр түгел, һәм алай гына да түгел, теге яки бу хезмәтне алу өчен хәтта өйдән чыгу да кирәкми дигән нәтиҗәгә дә килделәр