Торак пунктларны чиста су белән өзлексез тәэмин итү

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Торак пунктларны су белән өзлексез тәэмин итү һәм чиста суны авылларга җибәрү — бу көн саен баручы өзлексез технологик процесс, аның артында Нурлат белгечләренең җиңел булмаган авыр, җаваплы хезмәте тора.

Су белән тәэмин итүненең яңа системасын эшләтеп җибәргәнче, объект Чулпан чишмәсеннән чиста суны өзлексез бирү өчен җентекләп тикшерелгән.

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе (Ростехнадзор) «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе гаризасы нигезендә объектларның энергия кабул итү җайланмаларын тикшерде.

Тикшерү барышында объектның гамәлдәге закон таләпләренә туры килүе билгеләнгән, мәҗбүри таләпләрне бозулар ачыкланмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча энергия кабул итү җайланмаларын файдалануга кертүгә рөхсәт бирелгән.

Су белән тәэмин итү системасының проект куәте тәүлегенә 10 мең куб.м тәшкил итә. Су белән тәэмин итү челтәрләренең гомуми озынлыгы ике торбалы 28 км, диаметры 355 мм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International