2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә, шул исәптән Нурлат районында да, махсус янгынга каршы режим кертелә.
Ул пиротехник әйберләрне куллану буенча чикләү чараларын, янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар күрүне күздә тота.
"Яңа ел бәйрәм көннәрендә барлык янгыннарның һәм һәлак булган кешеләрнең 70 проценты торак фондына туры килә. Шул ук вакытта ел саен янгыннарны анализлау Яңа ел бәйрәм көннәрендә янгыннар саны һәм аларның тискәре нәтиҗәләре артуын күрсәтә. Беренче чиратта, бу электр приборларын куллануның артуы, спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле», – диде районара ОНД өлкән инспекторы Альмарис Талипов.
Ул янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык 2 тапкыр арттырылуын билгеләп үтте: гражданнарга – 10 меңнән 20 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 меңгә кадәр, юридик затларга – 60 меңнән 80 меңгә кадәр, юридик затларга – 400 меңнән-800 мең сумга кадәр.
"Шуңа бәйле рәвештә бүлек предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләреннән янгынга каршы режим кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүне таләп итә. Шәхси эшмәкәрләргә пиротехник әйберләрне базарларда, кече базарларда һәм сәүдә өчен бүленмәгән урыннарда, шулай ук сертификатлары булмаган әйберләрдә сату тыела. Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә җәмәгать һәм шәхси биналарда фейерверклар оештыру, шартлаткычлар куллану, Бенгал утларын кабызу, иллюминация өчен шәм куллану тыела. Шулай ук шырпы кулланырга, ачык ут кулланырга, тәмәке тартырга ярамый.