Кичә «Корстон»да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Узып баручы елны йомгаклау безнең атаклы якташыбыз, Кәкре Атау авылында туган, Тукай районында уңышлы фермер хуҗалыгы җитәкчесе, РФ атказанган фермеры, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минталип Миңнеханов өчен тагын бер җиңү булды – ул «Ел җитәкчесе-2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты булды. «Корстон» да республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һ. б. катнашты.
Әлеге конкурс республикада 2000 елдан бирле үткәрелә, ул иң яхшы җитәкчеләрне бүләкләүгә, аларның казанышларын билгеләп үтүгә юнәлдерелгән.