Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә киңәйтелгән планерка узды.
Планеркада 5 сорау каралды. 2023 елда Нурлат муниципаль районында федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру һәм 2024 елга планнар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнур Бәхтияров таныштырды. Район һәм шәһәр территориясендә Яңа ел чараларын уздыруга әзерлек турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча начальнигы урынбасары Юрий Осипов, ОНД өлкән инспекторы Альмарис Талипов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина сөйләделәр.
Нурлат районы буенча “Татэнергосбыт” бердәм исәп-хисап үзәге" җитәкчесе Илдус Әхмәдиев үз чыгышында торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан түләүләрне җыю торышы турында җентекле аңлатма бирде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына, педагог һәм остаз елына багышланган чаралар планын тормышка ашыруга йомгак ясады, шулай ук киләсе Гаилә елына чаралар планы белән таныштырды. Биредә ул 2023 елның декабрендә спорт, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде.
Район Башлыгы һәр мәсьәлә буенча конкрет йөкләмәләр бирде, җитәкчеләрне халыкның иминлеген тәэмин итәргә, яңа ел бәйрәмнәрендә тормышны тәэмин итү хезмәтләренең эшен контрольгә алырга чакырды.