Ярышлар 23 декабрьдә Казанда узды, яшь спортчылар өчен 2023 елгы ярышлар сезоны бик уңышлы тәмамланды.
Бу юлы ярышларга иң яшь спортчылар һәм сәнгать гимнастикасы студиясендә шөгыльләнә башлаган балалар җыелды. Кызлар дулкынлануны җиңәргә һәм хәзерге вакытта нәрсә эшли алуларын күрсәтергә тырыштылар.
Зәринә Җәләлова, Ульяна Иванова үзләренең яшь төркемчәләрендә 3нче урынны алдылар. Карина Совкова һәм Анна Евстифеева, беренче тапкыр ярышларда чыгыш ясап, шулай ук бронза медаль ала алдылар. Василиса Осипова, «Омтылыш»та иң озак шөгыльләнүче буларак, лаеклы рәвештә 2нче урынга чыкты.
"Барлык кызлар да программаны мөмкин булганча үтәделәр һәм 2023 елны матур итеп йомгакладылар. Аларның кыска чыгышлары артында күпме хезмәт торганын белеп, һичшиксез, барлык укучыларым белән горурланам», - дип билгеләп үтте кызларның тырышлыкларын аларның тренеры Зифа Сәгъдиева