«Нурлатнефть» НГДУда гаилә яңа ел бәйрәме узды

2023 елның 24 декабре, якшәмбе

М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында ветераннар, «Нурлатнефть» НГДУ хезмәткәрләре гаиләләре өчен яңа ел бәйрәме узды. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел бәйрәм программасы әзерләнде. Башта барысын да «Нурлатнефть» НГДУ начальнигы Рамил Матуров котлады.

"Узган ел безгә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнебезне күрсәтте. Куелган максатларга ирешү өчен көчле нигез салган ветераннарыбызга зур рәхмәт. 2024 елда сезгә тотрыклылык, ышаныч, мәхәббәт, тыныч күк, имин көннәр телим", - диде ул.

Котлауларны шулай ук Нурлат ТППО рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов, Нурлат районы буенча ЦССП җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин да җиткерде.

Спорт комплексының бер залында зур чыршы янында Кыш бабай белән Кар кызы, аниматорлар балаларның күңелен күрде. Алар күп кенә конкурслар, уеннар үткәрделәр. Өлкәннәр өчен дә кызыклы программа әзерләнгән. Монда «Джус» шоу-дуэты чыгыш ясады. Үзләренең иҗади сәләтләрен цех коллективлары да күрсәтә: алар танылган нәфис фильмнар мотивлары буенча яңа ел пародияләрен күрсәтәләр. Монда ук балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел фуршеты оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International