Нурлат сугыш ветераннары балалар йортына Яңа ел бүләкләре алып килделәр

2023 елның 23 декабре, шимбә

Самара өлкәсендәге балалар йорты тәрбияләнүчеләре бүләк белән килгән дуслары белән очрашуга бик шат булдылар.

«Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары Татарстан республика оешмасының Нурлат район бүлеге» һәм "Нурлат шәһәре Десантчылар берлеге" җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен мондый сәяхәтләр Яңа ел алдыннан инде традиция әверелде. 6-14 яшьлек балалар яшәгән Олы Романовка авылындагы балалар йортында  аларны һәрвакыт зур түземсезлек белән көтәләр.

"Без балаларның яшен исәпкә алып бүләкләр әзерлибез. Очрашу бик күңелле, шатлыклы булды. Һәр балага адреслы бүләк тапшырылды. Тәрбиячеләр дә игътибарсыз калмады. Балалар йортына без тузан суырткыч һәм тумбочкалы кул юучы бүләк иттек. Моннан тыш, Кыш бабай бәйрәмдә Яңа ел чыршысы янында мул итеп бүләкләр таратты, - дип уртаклашты җирле оешма җитәкчесе Ришат Сафиуллин. - Һичшиксез, бу яңа ел алды очрашуы балаларның да, ветераннарның да җаннарын җылытучы бик күп җылы һәм күңелле хатирәләр калдырачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International