«Нурлат Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 6 берәмлек ашлык җыю комбайны сатып алынды

2023 елның 23 декабре, шимбә

3 комбайн хуҗалыкка кайтты инде.

Нурлат районында авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартыла. «Нурлат Агро» ҖЧҖдә 6 берәмлек «Акрос-595» ашлык җыю комбайны сатып алдылар. Шушы көннәрдә өч комбайн хуҗалыкка кайтты инде.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, техниканы яңарту сезонлы кыр эшләрен нәтиҗәлерәк башкару өчен хезмәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International