Нурлатта ел саен үткәрелә торган «Ел тәрбиячесе» һәм «Ел укытучысы» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсларының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Тантаналы чара шәһәрнең 1нче мәктәбендә узды. Биредә булган күпсанлы мәктәп һәм балалар бакчалары вәкилләрен мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Рәхмәтуллина сәламләде.
"Конкурста катнашкан педагогларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт. Сәхнәгә чыгарга һәм катнашырга курыкмаган яшь педагоглар безнең сафларны тулыландырганына шатмын. Мин барлык катнашучыларны, беренче чиратта, ихтыяр көче һәм осталык өчен котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте ул, һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга чын күңелдән теләкләрен җиткерде.
Сәхнәдә җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.
«Ел тәрбиячесе» исеме өчен быел район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 11 тәрбиячесе, «Ел укытучысы» исеме өчен 15 педагог көрәште.
Нәтиҗәдә, «Ел тәрбиячесе» номинациясендә «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Никифорова җиңү яулады, «Тәрбия һәм укытуның туган теле булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә 1нче урынга «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсимә Рәхимова лаек булды.
Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабының «Ел укытучысы» исеменә шәһәрнең 2нче мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Нургатина лаек булды. Нурлат гимназиясенең математика укытучысы Язилә Вәлитова «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшысы булды.
Җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Конкурс җиңүчеләре киләсе елның гыйнварында узачак Бөтенроссия конкурсының зона этабында катнашачак.