Яңа су белән тәэмин итү системасын төзүгә 1 000 000 000 сум акча бүлеп бирелгән.
Әлеге сумманың күп өлеше – 81 проценты – федераль бюджеттан, калганнары-республика бюджетыннан.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә су белән тәэмин итүнең су туплау үзәге булган яңа системасын эшләтеп җибәрүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «ТР инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин катнашты.
"Объект төзелеше 2022-2024 елларга исәпләнгән иде, әмма безнең уртак җайга салынган эш нәтиҗәсендә төзелеш бер елга алдан тәмамланды. Төзелештә яңа технологик карарлар кулланыла, заманча җиһазлар урнаштырыла. Яңа станциядәге су экологик технологияләр кулланып күп баскычлы чистарту системасы аша уза. Фильтр станциясе блогы белән идарә итү тулысынча автоматик булачак.
Су әзерләү станциясенең куәте тәүлегенә 10 мең кубометрдан артык су тәшкил итәчәк», - диде объектны ачуда Дамир Азатович, хәзерге вакытта шәһәр халкының 55 проценты су белән тәэмин ителгәнен, киләсе этапта мондый суны тимерьюлчылар, шикәрчеләр микрорайоннарына, шулай ук якындагы торак пунктларга бирәчәкләрен билгеләп үтте.
Дамир Азатович нурлатлылар исеменнән Татарстан Республикасы Рәисенә, Хөкүмәткә һәм Россия Президентына, шәһәргә сыйфатлы су кертергә мөмкинлек биргән федераль проект өчен, ТР Төзелеш министрына, «ТР ГУИС» генераль директорына, ТР Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатларына, әлеге проектта катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Төзелеш министры Марат Айзатуллин яңа су белән тәэмин итү системасын эшләтеп җибәрүне Нурлат өчен зур вакыйга дип атады. "Бу проблеманы хәл итүне нурлатлылар 20 ел көтте. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында «Чиста су» федераль проекты ярдәмендә Нурлатка сыйфатлы су килде», – дип ассызыклады ул.
Бу вакыйга белән котлап, Җәүдәт Миңнәхмәтов нурлатлылар сыйфатлы суга лаек дип билгеләп үтте. "Сезнең территориядә республика якынча 7 миллион тонна нефть чыгара. Республиканың керем базасы сезнең районда формалаша дип уйлыйм. Бүгеннән сез сыйфатлы эчә торган су алдыгыз. Бу суүткәргечне төзүчеләргә рәхмәт, Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинга рәхмәт. Бу аның инициативасы иде, ул финанслауга, проектлауга иреште, ә без заказчылар һәм төзүчеләр генә идек. Мин федераль акчаларның безнең субъектларга килә башлавына рәхмәтлемен», – диде Җәүдәт Мидхәтович.
Су белән тәэмин итү системасы «Промочистка» БФС мәйданчыгында эшли башлады.
Шуннан соң бу вакыйгага багышланган чаралар шәһәрнең Мәдәният сараенда дәвам итә. Биредә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм күрсәтүче волонтерлык төркемнәре, шулай ук милли-мәдәни берләшмәләр күргәзмәләре җәелдерелгән. Чара кунаклары кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар белән сөйләштеләр.
Объектны ачу бүләкләү һәм матур концерт программасы белән тәмамланды