Мобилизацияләнгән сугышчыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен гуманитар ярдәм җыю акциясе уза.
Бәйрәм алдыннан мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар чираттагы тапкыр безнең сугышчылар өчен посылкалар җыйды. Җыелган посылкаларда окоп шәмнәре, хатлар һәм укучыларыбызның котлау открыткалары бар. Аларда-терәк сүзләре, рәхмәт сүзләре, ә иң мөһиме – тизрәк тыныч көннәр җитсен дигән өмет һәр җирдә