Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин "Теләкләр чыршысы" Яңа ел акциясе кысаларында Влада һәм Кира Самаренкиналарның теләкләрен үтәде.
Влада чыбыксыз колакчыннар, ә Кира тауда шуу өчен ватрушка сораган булган. Шулай ук Илсур Әнәсович бүгенге көндә махсус операция үткәрелү зонасында булган тренерның улы Игорь Горшковка да колакчыннар һәм татлы бүләк тапшырды