Кичә, 20 декабрьдә, Казан университетының император залында «КФУның ел студенты-2023» конкурсының һәр номинациясендә лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасында КФУның иң яхшы укучыларын билгеләп үттеләр.
«КФУның ел студенты-2023» конкурсының абсолют җиңүчесе, Гран-при иясе булып Нурлат шәһәр гимназиясен тәмамлаган Наталия Шилова танылды.