Бүген Нурлатта автотранспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген 07.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Нурлатның кайбер үзәк урамнары буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.

Вакытлыча уңайсызлыклар шәһәрне кардан чистарту белән бәйле. Юлда хәрәкәтне чикләү шәһәрнең үзәк өлешенә, ягъни Карл Маркс һәм Совет урамнарына кагылачак.

Юлдагы кыенлыкларны булдырмас өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына алдан ук хәрәкәт маршрутын сайларга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International