Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бу чорда балаларның иминлегенә аерым игътибар биреләчәк, Яңа ел һәм раштуа чаралары исәпкә алыначак.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Трошин хәбәр иткәнчә, янгынга каршы режим вакытында пиротехника кулланган өчен штрафлар 2 тапкыр арта.

"Гражданнарга штраф уннан егерме мең сумга кадәр, вазифаи затларга – утыз мең сумнан алтмыш мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк», – дип сөйләде Трошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International