И.Шакиров исемендәге Концертлар залында (ЭКСПО) елның иң көтелгән мәдәни вакыйгасы – «Татар җыры-2024» тантанасы узды. Проект быел ике мең ярымга якын тамашачыны җыйды, алар дүрт сәгать эчендә сәхнәдә өч дистәгә якын артистны күрде. «Татар җыры» лауреатлары арасында безнең якташларыбыз – Сирина Зәйнетдинова һәм Рәфис Кәлимуллин да бар. Алар "Ак Барс" статуэткасына ия булдылар.
Якташларыбызны котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!