Түгәрәк өстәл артында сөйләшү район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә барды. Утырышта дини һәм иҗтимагый оешмалардан тыш җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
"Җәмгыятьтәге кәеф, атмосфера иҗтимагый һәм дини оешмаларга бәйле, сез үсеп килүче буын белән һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә эшлисез. Шуңа күрә без квартал саен җыелып, көнүзәк проблемалар турында фикер алышырга тиешбез», – дип мөрәҗәгать итте ул, ышанычлы әңгәмәне башлап.
Көн тәртибенә берничә тема чыгарылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы Газинур Мортазин 2023 елның агымдагы чорында чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәлнең торышы турында сөйләде.
Полиция эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында экстремизмга һәм аның чагылышына каршы тору тора. 2023 елның унбер ае дәвамында конфессияара мөнәсәбәтләрне профилактикалау буенча чаралар үткәрелде, милли, раса һәм дини күренешләргә юл куймау буенча эш алып барыла», – дип билгеләп үтте Газинур Сәгыйть улы.
Аның чыгышы, нигездә, райондагы этник мөнәсәбәтләргә, миграция шартларына кагылды.
"Бүгенге чорга Нурлат районы буенча төркемле яки ялгыз пикетлар фактлары теркәлмәде", - дип ассызыклады Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы.
Сөйләшүне район имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов һәм Нурлат округының Благочинный вазыйфаларын башкаручы Сергий атакай дәвам итте. Алар катнашучыларны башкарылган эш белән таныштырдылар һәм киләсе елга планнары турында сөйләделәр.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Гүзәл Әхмәтҗанова балаларны вакцинацияләү буенча актуаль мәсьәләләргә тукталды.
"Нурлат районында вакцина профилактикасы мәсьәләләре Милли профилактик прививкалар календаре һәм «Медицина ярдәмен оештыру турында» 323нче Федераль закон нигезендә хәл ителә. Нурлат районында балаларны вакцинацияләү проблемасы кискен тора: хәзерге вакытта 337 бала яки балалар санының 3,4 проценты тулысынча прививка алмаган, шуларның 242се яки барлык баш тартучыларның 71 проценты вакциналарның кайберләрен ясатмаган. Баш тартучыларның 60 проценты дини сәбәпләр буенча бара», – дип билгеләп үтте Гүзәл Әмировна.
Утырыш барышында аларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аерым алганда, катнашучылар дин әһелләре һәм медицина хезмәткәрләре катнашында балаларның ата-аналары белән очрашуны оештыруны хупладылар.